16+

85 яшьлек әбидә «кунак булу» 3 ирне газаплы үлемгә китергән

15 июль көнне Дон трассасында BMW машинасында өч ир-атның мәетенә тап булганнар. Үлемнең сәбәбе гөмбәдән булып чыккан.

15 июль көнне Дон трассасында BMW машинасында өч ир-атның мәетенә тап булганнар. Үлемнең сәбәбе гөмбәдән булып чыккан.

Әлеге үлгән ир-ат коллектор булып эшләгәннәр. Алар 85 яшьлек кредит бурычын түли алмаган бер әбинең өенә килеп, аны төрлечә мыскыллыйлар, куркыталар. Акчасы юклыгын аңлагач, плитә өстендәге гөмбә ашын күреп, аны ашап, тагын килергә вәгъдә биреп, чыгып киткән булганнар. Коллекторлар киткәннән соң, хәле авыраеп киткән әби, фельдшерны чакырган һәм агулану билгеләре булганлыктан аны хастаханәгә озатканнар. Гөмбә ашы ашап агуланган әби вакытында ярдәм күрсәтелгәч исән калган, ә коллектор ир-атлар авыр үлемгә дучар булганнар.

Әбигә карата җинаять эше ачарга җыенмыйлар, чөнки ул үзе дә гөмбә белән агуланган булган һәм коллекторларга да махсус ашатмаган.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading