16+

850 мең сум акчасын җилгә очырган

Әгерҗе шәһәрендә яшәүче хатынның картасыннан 850 мең акчасы сәгать эчендә юкка чыга. Бу хакта безгә ТР Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

850 мең сум акчасын җилгә очырган

Әгерҗе шәһәрендә яшәүче хатынның картасыннан 850 мең акчасы сәгать эчендә юкка чыга. Бу хакта безгә ТР Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге ханымга банк куркынычсызлыгы хезмәткәрләре, дип таныштырган җинаятьчеләр шалтырата һәм картасыннан законсыз рәвештә акча күчерелүе турында хәбәр итәләр. Шуңа ашыгыч рәвештә картада сакланучы акчаларны башка исәп-хисап счетларына күчерергә киңәш бирәләр. Ә моның өчен картаның номерын, аның арткы ягында күрсәтелгән өч урынлы кодны атарга кирәк була.

Беркатлы хатын еллар буе туплаган акчаларыннан колак кагудан куркып, мошенникларга ышана һәм алар әйткән һәр күрсәтмәләрне үти.

Нәтиҗәдә, Әгерҗедә яшәүче хатынның картасыннан 850 000 сумга якын акчасы салдырыла. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 маддә 3 өлешенең “г” пунктында каралган җинаятьне кылу (урлау, ягъни банк исәбеннән чит кеше милкен яшерен рәвештә кагылу) буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading