16+

9 августта “Болгар радиосы” Казан-Болгар велоэстафетасына чыга!

9 август көнне “Болгар радиосы” хезмәткәрләре катнашында Казан-Болгар маршруты буенча IV велоэстафета узачак. Чара сәгать иртәнге 5тә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана.

Болгар шәһәренә радио хезмәткәрләре белән бергә “Яңа Гасыр” телерадикомпаниясе җитәкчелеге һәм татар эстрадасы артистлары да барачак. Велоэстафетада катнашучылар 150 чакрым юлны велосипедта узачак. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә.

18 сәгатьтә Болгар мәдәни-фестиваль комплексында Илназ Баһ, Дилә Нигъмәтуллина, Илназ Гарипов, Лилия Хайруллина, Лилия Гыйматдинова, «Болгар кызлары», Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина, Айсылу Габдинова, Алсу һәм Флорит Гыйздатуллиннар катнашында зур концерт көтелә. Керү бушлай.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading