16+

9 яшьлек бала бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән

Татарстанда балалар лагеренда 9 яшьлек бала бишенче кат тәрәзәсеннән егылып  төшкән.

Татарстанда балалар лагеренда 9 яшьлек бала бишенче кат тәрәзәсеннән егылып  төшкән.

Москит челтәренә таянган бала тәрәзәдән егылып төшкән.
Татарстанда бишенче каттагы тәрәзәдән бала егылп төшкән. Әлеге хәл “Киләчәк инженерлары” балалар лагеренда килеп чыккан, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

ТР прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев, 9 яшьлек малай уйнап йөргәндә, москит челтәренә таянган, шуннан соң тәрәзәдән егылып төшкән, дип сөйләгән. Бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, ул ДРКБга китерелгән.
Балалар лагерена Лаеш районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Денис Суглов та килгән. Күзәтчелек ведомствосы ял оештырганда балаларның иминлеге һәм куркынычсызлык таләпләренең үтәлешен тикшерә башлаган.

ТР сәламәтлек саклау министры хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта баланың хәле авыр дип бәяләнә. Малай реанимация бүлегендә ята.

Фото: архивтан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading