16+

90нчы еллар кайтавазы бүгенге көндә үзен сиздерә

Казанда быелның тугыз аенда сәнәгать җитештерүе, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 6,4 процентка арткан.

Казанда быелның тугыз аенда сәнәгать җитештерүе, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 6,4 процентка арткан.

“Бу яхшы күрсәткеч. Предприятиеләрнең җитештерүчәнлеге, эш урыннары булуы казанлыларның тормыш-көнкүрешенең тотрыклылыгы нигезе”, – диде башкала мэры Илсур Метшин кичә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Эре һәм кече предприятиеләр 220 миллиард сумлык товар җитештергән һәм эшләр башкарган. БКК, 2нче икмәк заводы, “Вакууммаш”, Компрессорлар заводы, КМПО, Элекон, КМИЗ, “Кварт”, “Данафлекс”, 1нче ТЭЦ, 3нче ТЭЦ, 16нчы ТГК аеруча җитештерүчән эшлиләр.

– Ел башыннан шәһәр икътисадына 106,4 миллиард сум инвестицияләр җәлеп ителде. Әлеге капитал ярдәмендә предприятиеләр үзләренең җитештерү линияләрен яңартты һәм камилләштерде. Эре һәм кече предприятиеләрнең төп капиталына инвестицияләр җәлеп итүдә Казан Екатеринбургтан соң икенче урында, – дип әйтеп үтте үзенең докладында шәһәр башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов.

Казанда тугыз айда 8 110 фатир (гомүм мәйданы 468 мең квадрат метр) һәм 413 шәхси торак йорт төзеп файдалануга тапшырылган инде.

Сәүдә челтәрендә ваклап сату 385,4 миллиард сумны тәшкил иткән.
– Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы матчлары җәмәгать туклануы предприятиеләренең дә хезмәт күрсәткечләрен 9,3 процентка күтәрде, – диде Артур Вәлиәхмәтов.

Миллионлы шәһәрләр арасында, 1 мең кеше исәбеннән караганда, бала туу рейтингында Татарстан башкаласы әйдаман, тугыз айда 15 794 сабый дөньяга аваз салган. Екатеринбург – икенче, Новосибирск – өченче урында. Ләкин, быелның тугыз аенда Казанда балалар туу узган елның шул чоры белән чагыштырганды 3,5 процентка азрак. Хәзер 1990 елларда туганнар үсеп җитеп, гаилә корып бала алып кайта. Ул чорда балалар туу азайган иде, шуның “кайтавазы” 18-20 елдан соң сизелә.

Казанда тугыз айда эре һәм кече предприятиеләрдә уртача айлык хезмәт хакы 43 222,2 сум. Финанс тармагында – 54 373,5 сум, электр энергиясе, газ һәм су җитештерү-бүлеп бирү тармагында 32 411,3 сум.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading