16+

Абау! 25 градуска кадәр җылыта!

Һава шартлары киләсе атнаның икенче яртысында үзгәрәчәк.

Абау! 25 градуска кадәр җылыта!

Һава шартлары киләсе атнаның икенче яртысында үзгәрәчәк.

Россиянең Европа өлешендә яңа атнаның икенче яртысында һава температурасы, дүшәмбе - чәршәмбегә караганда, салкынрак булачак. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән "РИА Новости" яза.

Вильфанд сүзләренчә, пәнҗешәмбедә алып болытлы һава торышы көтелә. Яңгырлар булуы ихтимал. Синоптик билгеләп узганча, карның күпләп эрүе, җылы һава массалары, антициклоннар Россиянең Европа өлешендә һава температурасы алдагы 5 көндә нормадан югарырак булуга китерәчәк.

Күршеләребез Башкортстанга исә чын - чын җәй киләчәк! Свердловск, Чиләбе, Курган өлкәләре һәм Башкортстан Республикасында һава температурасы +25 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading