16+

Абау! 7 млн.сум штраф җыелган!

Татарстанда санитар-экология ике айлыгы башланганнан бирле, ягъни 1 апрельдән 3 мең тирәсе хокук бозу очрагы ачыкланган.

Татарстанда санитар-экология ике айлыгы башланганнан бирле, ягъни 1 апрельдән 3 мең тирәсе хокук бозу очрагы ачыкланган.

Нәтиҗәдә 7 млн.сумнан артык штраф салынган. Бу хакта ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, республика территориясен һавадан күзәтү эшләре дә дәвам итә. Әлегә 22 районның чисталыгы тикшерелгән. Аларда 930 хокук бозу очрагы ачыкланган, күп өлеше – чүплекләр. Шулай ук тимер юл полосалары да күзәтелә. Барлыгы 50 чакрымнан артык юл тикшерелгән, 100дән артык хокук бозу очрагы теркәлгән.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading