16+

Абау! Аферистларга 2,5 млн.сум акча күчергән

Казанда яшәүче эшмәкәр ханым акчаларын саклау максаты белән аферистларга 2,5 млн.сум акча күчергән. 

Казанда яшәүче эшмәкәр ханым акчаларын саклау максаты белән аферистларга 2,5 млн.сум акча күчергән. 

Полиция хезмәткәрләренә Казандагы бер оешманы җитәкләүче 36 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Аның аңлатуынча, янәсе банкның иминлек хезмәтеннән шалтыратканнар. Имеш, ханымның счеттагы акчасын урлый язганнар. Банк “хезмәткәре” кушуы буенча, ул әйтелгән реквизитка 2 млн.сум акчасы күчергән. Соңрак картасыннан 470 мең сум акчасы алынган.

Моңа охшаш хәл Чаллыда һәм Алабугада да булган. Чаллыда берәү бу рәвешле 1 млн.сум, ә Алабуга кешесе ярты млн.сумнан артык акчасыннан колак каккан.

Ачыкланганча, шалтыраткан номерлар Мәскәү һәм Түбән Новгородта теркәлгән. Җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading