16+

Абау! Чаллыда бер кыз мәктәпнең икенче катыннан сикергән

Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган кыз хастаханәгә китерелгән.

Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган кыз хастаханәгә китерелгән.

Яр Чаллыда 12 яшьлек кыз дуслары белән бәхәскә кереп мәктәпнең икенче катыннан сикергән, хәзер тикшерү бара. Бу хакта Россия тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Әлеге хәл бүген, 6 декабрьдә булган. Ашыгыч рәвештә килеп җиткән табиблар кызны шәһәр хастаханәсенә китергәннәр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, кыз сыйныфташлары белән бәхәскә кереп тәрәзәдән сикергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading