16+

Абау! Ике елдан артык үги балаларын көчләгән

Башкортстанның Мәләвез районында акылга сыймаслык хәл булган. 

Башкортстанның Мәләвез районында акылга сыймаслык хәл булган. 

45 яшьлек ир ике елдан артык үги кызы белән үги улына карата сексуаль гамәлләр кылган. Бу хәлләр башланганда, балаларга нибары 7 һәм 11 яшь булган.

Тикшерү ачыклаганча, күптән түгел балалар әлеге хәлләр турында үз әтиләренә сөйләгән. Әти кеше, үз чиратында, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Үги әтиләре үз гаебен таныган. Хәзерге вакытта ул кулган алынган, аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading