16+

Абау! Кыз бала мәктәптә тәрәзәдән сикергән

18 декабрь көнне Зәй мәктәпләренең берсендә күңелсез хәл булган.

18 декабрь көнне Зәй мәктәпләренең берсендә күңелсез хәл булган.

Укучы кыз бала тәрәзәдән сикергән.

Әлеге адымның сәбәбе сыйныфташы белән низаг булырга мөмкин, дип фаразлана. Хәзерге вакыта кыз Түбән Кама хастаханәсендә, аның гомеренә берни дә янамый, хәле уртачак авырлыкта.

Табиблар әйтүенчә, кыз бу адымы өчен бик үкенүен һәм беркайчан да алай эшләмәячәген белдергән. Кыз бала күпбалалы гаиләдән, мәктәптә яхшы билгеләргә укый.

Әлеге эш белән хокук саклаучы органнар шөгыльләнә, дип хәбәр итә zainsk-inform.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading