16+

Абау! Өч башлы бала туган

Җирле халык аны күкләр бүләге дип саный һәм бүләкләр китерә.

Җирле халык аны күкләр бүләге дип саный һәм бүләкләр китерә.

Һиндстанда бер ханым өч башлы бала тапкан, дип яза "Комсомольская правда". Аның өстәмә ике башы төп башның арткы өлешләре белән тоташкан һәм чәч белән капланган. 
Әни кеше сүзләренчә, йөклелек чорында аның барысы да әйбәт булган. Табиблар да баланың үсешендә тайпылыш күрмәгән. 
Ана һәм бала хәзер үзләрен яхшы хис итә. Аларны инде хастаханәдән чыгарганнар. Әмма табиблар мондый балалар бер яшьтән дә озаграк яшәми дигән фаразларын җиткергән. 
Аның каравы җирле халык сабыйны изгеләргә тиңләп, аңа кагылып булса да карарга агыла башлаган. Һиндстанда яшәүчеләр фикеренчә, берничә башлы яисә берничә йөзле булып туу тәңреләргә генә хас. Бу бала күкләр бүләге һәм зур көчкә ия, дип саный икән алар. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading