Гаити президенты Жовенель Моиз атып үтерелгән.
Билгесез затлар президентның резиденциясенә һөҗүм иткән. Президент атып үтерелгән, бу вакытта аның янында булган хатыны Мартина Моиз яраланган. Балаларына куркыныч янамый, дип белдергән Премьер-министр вазифаларын башкаручы Клод Жозеф. Аның сүзләренчә, һөҗүм итүчеләрнең кайберләре испан һәм инглиз телендә сөйләшкән (Гаитида рәсми телләр - француз һәм гаит креоль). 53 яшьлек Жовенель Моиз
Моиз 2017 елның февраленнән бирле президент постында булган. Гаити - дөньяның иң фәкыйрь илләренең берсе. 60 процент халкы көненә 2 доллар акчага яши (якынча 150 сум). Гаити халкын 10,6 млн кеше тәшкил итә.
Фото: http://pixabay.com
Комментарийлар