16+

Абау! Татарстан сулыгында коточкыч һәлакәт булган

Татарстанда паром кичүендәге юл-транспорт һәлакәтеннән соң ике автомобиль суда баткан. Шаһитлар ике һәлак булучы турында хәбәр итә.

Татарстанда паром кичүендәге юл-транспорт һәлакәтеннән соң ике автомобиль суда баткан. Шаһитлар ике һәлак булучы турында хәбәр итә.

30 сентябрь көндез Югары Ослан районында «Югары Ослан-Аракчино» паром кичүе дебаркадерында «КамАЗ» үзбушаткычы Audi автомобиленә бәрелгән. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт нәтиҗәсендә ике машина да суга төшеп киткән. Шаһитлар социаль челтәрләрдә ике һәлак булучы турында хәбәр итә.
Вакыйга урынына Югары Ослан районы прокуроры Василий Егоров чыккан.

Булган хәлнең шартлары ачыклана. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турындагы мәгълүматлар шулай ук билгеләнә. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы  матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, "КамАЗ" йөртүчесе суга баткан техника эченнән чыга ала, ә менә Ауди тулысынча су астына китә һәм йөк машинасы астында кала. Хәзерге вакытта урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, килеп чыккан хәлнең барлык шартлары һәм юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр саны билгеләнә.

Фото: видеодан скриншот

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading