16+

Абау! Татарстанда өч көн эчендә янгыннарда җиде кеше үлгән!

Татарстанның янгын сүндерүчеләре 2021 елның өч көненә йомгак ясады. 

Татарстанның янгын сүндерүчеләре 2021 елның өч көненә йомгак ясады. 

1 гыйнвардан 3 гыйнварга кадәр республикада 45 янгын булган, аларда 7 кеше үлгән, 14 кеше коткарылган.

унысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елның шул ук чорында 29 янгын чыккан, янгыннарда үлем очраклары теркәлмәгән. Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Татарстанда янгыннарның төп өлеше торак секторында булган. Кешеләр үлеме белән бәйле янгыннарның төп сәбәбе - тәмәке тартканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.

Яңа ел бәйрәмнәрендә булган янгыннарның төп сәбәпләре:

- ут белән саксыз эш итү;

- тәмәке тартканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү;

- җылыту мичләренең төзексез булуы;

- электр җиһазларын кулланганда, техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу;

- транспорт чараларын эксплуатацияләүдә кагыйдәләрне бозу. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе кисәтә:

- спиртлы эчемлекләр белән кирәгеннән артык мавыгмагыз, беркайчан да урын өстендә тартмагыз, йорт яки фатир эчендә, бигрәк тә исерек хәлдә, тәмәке тартмагыз;

- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтегез, сабыйларны өйдә качып утырмаска, киресенчә, янган бинадан качарга өйрәтегез;

- беркайчан да төзексез һәм кулдан ясалган электр үткәргечләрдән һәм электр приборларыннан файдаланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, саклык белән эш итегез;

- кабызылган электр-көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, шулай ук ягылган мичне күзәтүсез калдырмагыз;

- фатирларны һәм йортларны газ плитәләре ярдәмендә җылытмагыз. 

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен дә бернинди җаваплылык тотмый.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading