16+

Абау! Укучы кыз мәктәптә тәрәзәдән егылып төшкән

Нефтекамада укучы мәктәптә вакытта тәрәзәдән егылып төшкән.

Нефтекамада укучы мәктәптә вакытта тәрәзәдән егылып төшкән.

Бу очрак буенча Нефтекама районара тикшерү бүлеге тикшерү оештырды, дип хәбәр итәләр ведомство матбугат хезмәтендә. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.

Хокук саклау органнары биргән мәгълүмат буенча, бу очрак ике көн элек булган. Тәрәзәдән егылганда 14 яшьлек укучы зыян күрә, ул оча сөяген сындыра.

Башкортстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, бу очрак дәресләр арасындагы тәнәфес вакытында булган, кыз сыйныфны җилләтү өчен тәрәзәне ачкан. Бу вакытта ул тәрәзә төбенә менеп утыра һәм, тигезлекне югалтып, өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшә. Тән җәрәхәтләре белән аны дәваханәгә салалар.

— Хәзерге вакытта тикшерүчеләр вакыйга урынын карап чыктылар, суд-медицина экспертизасы билгеләнде, шаһитлардан сорау алына, килеп чыккан хәлнең барлык сәбәпләре һәм шартлары ачыклана, — дип белдерәләр ведомствода.

Чыганак: kiziltan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading