16+

Абау! Укытучы спорт залында укучыларны талаган

Бу хәл Мордовиядә булган. Тикшерү фаразлавынча, укытучы балаларны тәнәфес вакытында талаган. Мөгаллим балаларны спорт залына алып кереп, качышлы уйнарга тәкъдим иткән.

Бу хәл Мордовиядә булган. Тикшерү фаразлавынча, укытучы балаларны тәнәфес вакытында талаган. Мөгаллим балаларны спорт залына алып кереп, качышлы уйнарга тәкъдим иткән.

Ул балаларның күзләрен бәйләп, аларның алкаларын, муенсаларын салдырган. Янәсе уйнаганда, югалмасыннар. Ләкин уен тәмамлангач, ханым алка-муенсаларны балаларга кире бирмәгән.

Куртка салырга ярдәм иткәндә дә, яканы җайлаганда да муенсаларны салдырган ул. Урланган әйберләрне укытучы ломбардка тапшырган.

Тикшерү билгеләвенчә, укытучы бу эш белән узган елның ноябреннән бирле шөгыльләнгән. Шушы вакыт эчендә ул җиде укучының 117 мең сумлык алтын-көмешен урлаган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading