16+

Абау! Урамдагы петарда фатирга эләккән һәм янгын чыккан

Фатирда креслоларга ут капкан, линолеум эрегән.

Фатирда креслоларга ут капкан, линолеум эрегән.

31 декабрьдә кичке уннар тирәсендә Чаллының Туфан урамындагы йортларның берсендә гадәттән тыш хәл була. Биредәге фатирда янгын чыгу турында коткаручыларга хәбәр итәләр. Берничә минуттан урынга коткаручылар килеп җитә. Алар бишенче каттагы балконда көчле петарда шартлавын ачыклый. Шартлаудан соң тәрәзә пыялалары һәм балкон ишеге ватыла.

Фатир хуҗасы социаль челтәрләрдә язганча, петарда балконга урамнан кергән. Фатирда креслоларга ут капкан, линолеум эрегән. Коткаручылар килгәндә балконда янгын туктаган, идәндә 0,6 квадрат метр мәйданда янган эз булган. Якынча версия буенча, янгын пиротехниканы дөрес кулланмау аркасында килеп чыккан. Гадәттән тыш хәлнең төгәл сәбәпләрен белгечләр ачыклый, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading