16+

Абау! Урамнан барган балалы хатынны кыйнаганнар

Түбән Кама шәһәренең үзәгендә бала ияртеп бара торган хатынны билгесез ир-ат кыйнап ташлаган.

Түбән Кама шәһәренең үзәгендә бала ияртеп бара торган хатынны билгесез ир-ат кыйнап ташлаган.

Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Кыйналган хатынның якын танышы әлеге вакыйга турында социаль челтәрләрдә яза. Аның сүзләренчә, узып баручы кешеләрнең берсе дә балалы хатынны якламаган.

Әни кешенең киемнәре ертылган, тәне имгәнгән. Травмаларны табиблар теркәгән, хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Судмедэскпертиза билгеләнгән.

НТР-24 каналы шәһәр хакимиятенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйганы башкарма комитет һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе контрольгә алган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: "Интертат"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading