16+

Абитуриентларны нинди яңалыклар көтә?

Абитуриентлар колагына: югары уку йортлары 2022 елга кабул итү кагыйдәләрен әзерләгән. 2022 елда вузларга кабул ителүнең биш иң мөһим яңалыгы бар.

Абитуриентлар колагына: югары уку йортлары 2022 елга кабул итү кагыйдәләрен әзерләгән. 2022 елда вузларга кабул ителүнең биш иң мөһим яңалыгы бар.

1. Укырга керергә теләүчеләр 2018, 2019, 2020, 2021 һәм 2022 елларда БДИ нәтиҗәләрен алып килергә мөмкин.
2. Документларны берьюлы биш вузга тапшырырга рөхсәт ителә, ә юнәлешләрнең санын һәр югары уку йорты үзе билгелиячәк. Алар 10нан да артык булмаячак, факт буенча, гадәттә, 4-5. Кайчагында азрак та була.
3. Документларны быел да дистанцион рәвештә, почта аша һәм шәхсән тапшырырга мөмкин.
4. Кабул итү, элеккегечә, бер дулкында узачак. Шуңа күрә вакытында укырга керәчәк вузны ачыкларга һәм тизрәк югары уку йортына керергә ризалык бирергә һәм аттестат тапшырып куярга онытмагыз.
5. Медицина белешмәсе кирәк түгел, әмма кайбер белгечлек, бигрәк тә медицина юнәлешендә укучыларга өчен медицина тикшерүе узарга туры киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading