16+

Абхазиядә югалган Россия кызының үле гәүдәсе табылган

Петебург кызы юл һәлакәтеннән соң югалган булган.

Петебург кызы юл һәлакәтеннән соң югалган булган.

12 август көнне турист кыз квадроцикл белән экскурсиягә чыккан җирдән авариягә эләгә. Яр буеннан барганда, йөртүче егет кинәт транспорт белән идарәне югалта һәм ярдан елгага барып төшә. Егет кеше җиңелчә тән җәрәхәтләре ала, ә кызны һәлакәт булган урында тапмыйлар. Коткаручылар аны Бзыбь елгасында эзли башлый.

Югалган кызны 3 көн буе эзлиләр. Коткаручыларга ярдәмгә волонтерлар белән туганнары да кушыла. Нәтиҗәдә кызның үле гәүдәсе авария булган җирдән 100 метр ераклыкта табыла. Ул кыя астында 4 метр тирәнлектә яткан була.

Фото: pixabay.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading