16+

Абрикослардагы ашлама ничә көндә "очып" бетә?

Агроном хәзер сатыла торган абрикосларны ашарга ярыймы әле, дигән сорауга җавап бирде.

Агроном хәзер сатыла торган абрикосларны ашарга ярыймы әле, дигән сорауга җавап бирде.

Абрикос куакларын чәчәк аткач ук, җимешләр формалашканда химикатлар сиптерәләр, ди агроном Елизавета Тихонова. Моны бөҗәкләр личинкаларын салып, булачак уңышка зыян килмәсен өчен эшлиләр, дип яза “РИА Новости”.

“Абрикослар товар йөзен югалта һәм бөтенләй дә ашарга яраксыз булулары бар. Чөнки бөҗәкләр җимешнең эченә үк кереп, зыян китерүе ихтимал. Абрикослар эшкәртелгән химикатлар ике-өч атна эчендә очып бетә. Шуңа да җимешләр базарларга килеп җиткәнче аларда зыянлы матдәләр калмый”, - дип аңлаткан агроном. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading