16+

Абыйлары комга күмеп куйган сигез яшьлек малай үлә

Хәзерге вакытта баланың үлеме сәбәпләрен хокук саклау органнары ачыклый.

Абыйлары комга күмеп куйган сигез яшьлек малай үлә

Хәзерге вакытта баланың үлеме сәбәпләрен хокук саклау органнары ачыклый.

30 июньдә Краснодар өлкәсендә Анапа шәһәре янындагы Благовещенский станицасында пляжда фаҗига була. Абыйлары комга күмеп куйган сигез яшьлек малай үлә. Бу турыда «Вести.Кубань» хәбәр итте.

Бер гаилә пляжда ял итә. Әти-әниләре үз эшләре белән шөгыльләнгәндә бала-чага комда уйный. Шул чакта алар сигез яшьлек туганнарын башы белән комга күмеп куя. Урынга ашыгыч ярдәм хезмәтләре килеп җитә. Алар малайны комнан чыгара, реанимация ясап карыйлар. Ләкин баланы коткарып булмый, диелә хәбәрдә.

«Гаилә су буенда палатка корган. Олылар шунда ял иткән, балалар комлыкта булган. Алар манаралар төзеп уйнаган. Аннары бер-берсен ком белән күмә башлаганнар, аяклары, куллары өстенә ком сипкәннәр. Бала-чага уйный торгач, бер малайны башы белән күмәргә карар кылган. Күмелгән малай сулыш ала алмыйча тончыгып үлгән», дип яза «КП-Кубань».

Сайтының хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр иткәнчә, баласы үлгән гаилә Благовещенскийга Краснодардан килгән. Алар яр буенда берничә көн ял иткән булган. Хәзерге вакытта баланың үлеме сәбәпләрен хокук саклау органнары ачыклый.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading