16+

Ачык ишекләр көненә кил

«Грамоталы кулланучы мәктәбе» федераль проекты кысаларында 15 март көнне сәгать 10.00да Ачык ишекләр көне уздырылачак.

«Грамоталы кулланучы мәктәбе» федераль проекты кысаларында 15 март көнне сәгать 10.00да Ачык ишекләр көне уздырылачак.

Төп максат – халык арасында коммуналь хезмәтләр буенча грамоталылыкны арттыру, милекчеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирү, торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендәге актларны аңлату. Чарада Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәкара үзәге җитәкчесе Михаил Застела, башкаручы директор Дмитрий Романов, юрист Зоя Куклина, шулай ук Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе, республиканың Дәүләт торак инспекциясе белгечләре катнашачак. Сораулары булган кешеләр Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 10в йортында урнашкан Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәкара үзәгендә узачак Ачык ишекләр көненә килә ала.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading