16+

Администрация хезмәткәрләре бүләк өләшә

Менә инде алтынчы ел рәттән Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрацияләре “Кыш бабайга хат” хәйрия акциясен уздыра.

Администрация хезмәткәрләре бүләк өләшә

Менә инде алтынчы ел рәттән Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрацияләре “Кыш бабайга хат” хәйрия акциясен уздыра.

Гадәттәгечә, быел да администрация куйган чыршыга инвалид, ятим, ата-ана назынннан мәхрүм ителгән балалардан открыткалар эленәчәк. Аларда балаларның Кыш бабайга атап язылган хыял-теләкләре булачак.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе, “Сетевая компания” оешмасы, Казан вертолет заводы, Авиатөзелеш районының идарәче компанияләре, “Союз” ОКБ хезмәткәрләре 230 мең сумга 44 балага бүләкләр алганнар.

Кыш бабай һәм Кары кызы булып киенгән администрация белгечләре балаларга интерактив уенчыклар, самокат, ике вилосипед, карда шуа торган махсус чана, роликлы тимераяк, квадрокоптер, “Умница” укыту компекты һәм башка кыйммәтле һәм кирәкле бүләкләр таратачак. Иң мөһиме – балаларның күңелләре шат, кәефләре яхшы булсын! 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading