16+

Аерылганнан соң хатынын кабат урлап кайта һәм... бәхетле генә яшәп яталар

Машинага утырып киткәч, ул, хатын төшеп калмасын өчен авария ясыйм дип янап бара.

Машинага утырып киткәч, ул, хатын төшеп калмасын өчен авария ясыйм дип янап бара.

Тверь өлкәсенең Ржев шәһәр судында 29 яшьлек ирне бер хатын-кызны урлаган өчен хөкем иткәннәр.

Бу ханым — ирнең элекке хатыны. Алар никахлаша, гаилә тормышы барып чыкмый, хатын инициативасы буенча аерылышалар. Ир былтырның 28 апрелендә хатынының эшенә килә, кабат бергә яшәргә тәкъдим итә. Элекке хатыны, бер кискән икмәк кире ябышмый дип, риза булмый.

Ирнең хатынын өенә кайтару теләге бик зур була. Ул хатынны кулыннан өстерәп машинасына алып килә һәм салонга төртеп кертә. Салонга керткәндә аның башын бәрә. Хатын бик нык карышу сәбәпле, машинасыннан бейсбол күсәге чыгарып, хатынны кыйныйм дип яный.

Машинага утырып киткәч, ул, хатын төшеп калмасын өчен авария ясыйм дип янап бара. Хатынның бәхетенә, бензины бетеп, заправкада туктый. Тоткын, машинадан чыгып йөгерә һәм ярдәм сорап кычкыра башлый.

Ирне хатынын урлауда гаепләп хөкем итә башлыйлар. Җинаять эше кузгатыла. Әмма «ир белән хатын бер камырдан ясалган» дигәнне раслап, судта хөкем чыгарганда хатын иренә дәгъвасы булмавын, аның гаиләне сакларга теләвен хуплавын әйтә. Судьяны һәм бу хатынны урлаган ирне гаепләгән кешеләрне гаҗәпкә калдырып, боларның инде кабат бергә яши башлаулары билгеле була.

Суд, бер ел буе барган тикшерүне әрәм калдырмас өчендер инде, хатынын урлаган ирне өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading