16+

Аерылышкан өчен үч алган

Түбән Камада 69 яшьлек ир-атның өендә хәрби корал табылган. Хатыны иренең аерылырга теләвен белгәч, бу серне хокук саклау органнарына сөйләгән, дип хәбәр итә НТР 24.

Түбән Камада 69 яшьлек ир-атның өендә хәрби корал табылган. Хатыны иренең аерылырга теләвен белгәч, бу серне хокук саклау органнарына сөйләгән, дип хәбәр итә НТР 24.

Полиция пенсионерның өен килеп тикшергән, чынлап та 1880 елда чыккан тарихи корал барлыгы ачыкланган. Аны ир-ат үзе реставрацияләгән булган. Хәзер пенсионерны законсыз рәвештә корал саклавында гаеплиләр. Шартлы рәвештә ике ел да алты айга ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Пенсионер үзе исә коллекциясен баету максатында гына коралны сакладым, дип акланган. 70 яшенә җиткәндә аерылышырга теләгәч, хатыны аннан шул рәвешле үч алган, имеш.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading