16+

Африкада – Дакар, ә Татарстанда – КышДаКар

Яңа ел көннәрендә ерак-ераклардагы Дакар шәһәренә барып азапланмагыз, Казанга гына килегез: сувенирлы да булырсыз, тәмле ризыклар белән дә сыйланырсыз.

Яңа ел көннәрендә ерак-ераклардагы Дакар шәһәренә барып азапланмагыз, Казанга гына килегез: сувенирлы да булырсыз, тәмле ризыклар белән дә сыйланырсыз.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә туристлыкны үстерү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова хәбәр иткәнчә, республика фермерлары һәм үзмәшгульләре Яңа ел көннәрендә Казанда «КышДаКар» фестивале үткәрә. Быел әлеге чара ике урында – «Казан» гаилә үзәге каршында һәм Бауман урамында «Кремль» метро станциясе тарафында оештырыла.

– Республика җитештерүчеләре авыл хуҗалыгы продукциясе, сувенирлар, чыр­шы уенчыклары тәкъдим итә. Махсус рецепт нигезендә пешерелгән үрдәкләр, шулай ук сыр­лар һәм фермер продукт­ларыннан ясалган тортлар сатып алырга мөмкин. Ачык һавада туңып китсәгез, үләннәр салып пешерелгән татар чәе табынына рәхим итегез! – диде Дарья Санникова.
Фестиваль мәйданнарында осталык дәресләре, конкурслар һәм акцияләр дә оештырыла. Балалар өчен аерым зона эшли.

 «КышДаКар» фестивале – Бауман урамында 25 декабрьдән киләсе елның 7 гыйнварына кадәр 12.00-20.00 сәгатьләрдә, ә «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда 27 декабрьдән киләсе елның 7 гыйнварына кадәр 12.00-22.00 сәгатьләрдә эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading