16+

Агач астында калып үлгән

Агач аударганда 48 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Агач аударганда 48 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. 

12 декабрь көнне иртән Кайбыч районының Кече Подберезье авылы янындагы урманлыкта баш җәрәхәтләре булган 48 яшьлек урман кисүченең үле гәүдәсе табыла. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары РФ Җинаять Кодексының 109 нчы маддәсенең 1 нче часте (саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять эше кузгатылган. Якынча мәгълүматларга караганда, 4 кешелек бригада Кайбыч урман хуҗалыгы белән подряд килешүе буенча, урманны санитар чистарту белән мәшгуль булган. Эшчеләр чираттагы агачны кискәннән соң ул вертикаль хәлдә кала, күрше агач өстенә килеп төшә. 

«Шул ук вакытта куркынычсызлык таләпләрен бозып, эшчеләр аны аудармаган, ә икенчесен кисә башлаган. Нәтиҗәдә, ике агач та ауган. Алар астында калган ир-ат авыр тән җәрәхәтләре алган һәм һәлакәт урынында вафат булган ", - диелә ведомство хәбәрендә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading