16+

Аграрийларга кунакка кил

22 октябрьдән 24 декабрьгә кадәр һәр шимбә көнне Казанның Игенчеләр сарае каршындагы скверда башкала халкы һәм кунаклары өчен "Аграрийларда кунакта" дигән мәдәни-күңел ачу чарасы үткәрелә башлый.

22 октябрьдән 24 декабрьгә кадәр һәр шимбә көнне Казанның Игенчеләр сарае каршындагы скверда башкала халкы һәм кунаклары өчен "Аграрийларда кунакта" дигән мәдәни-күңел ачу чарасы үткәрелә башлый.

Чараны Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз), Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Дәүләт техника күзәтчелеге (Гостехнадзор), Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе, Татарстанның «Уңыш» физкультура-спорт оешмасы, «РАЦИН», «Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының "РИВЦ» дәүләт унитар предприятиесе оештыра.

Бу атнада, 22 октябрьдә, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге белән Казан кооператив институты «Кооперация көзе» бәйрәмен уздыра. Килгән кунаклар студентлар тормышы белән якынрак танышачак. Институты мөгаллимнәре һәм студентлары уку йортына керү шартлары, уку йортында уздырыла торган чаралар һәм алып барыла торган дәресләр турында сөйлиячәк.

Бәйрәмдә, "Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионаты хәрәкәте кысаларында, мастер-класслар оештырыла. Монда килүчеләр шулай ук спорт бәйгеләрендә катнаша һәм ГТО нормалары буенча үзләренең спорт әзерлеген тикшерә ала.

Моннан тыш, "Беренче курслылар көне"нә багышланган концерт программасы оештырыла, бәйрәм кунаклары кафеда кайнар чәй эчеп, милли ризыклардан авыз итәчәк.
Чара сәгать 11:00дә башлана.



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading