16+

Айдар Галимовның кызы җырчы Айгизә: «Моны аңларга һәм кабул итәргә кирәк»

Җырчы Айгизә (Айдар Галимовның кызы) социаль челтәрендә хейт дулкыны белән очрашкан.

Җырчы Айгизә (Айдар Галимовның кызы) социаль челтәрендә хейт дулкыны белән очрашкан.

Бер язылучы аңа “күзләре ике төрле”, икенчесе “чалыш аяклы” дигән. Айгизә хейтерларына җавап биргән:
– Бу хәл 8 ел элек булса, мин  бик нык борчылыр идем. Ул вакытта  мин моңа әзер түгел идем. Ләкин еллар узу белән тире дә калыная. Кешеләр һәрвакыт нәфрәт өчен сәбәп табачак.  Сез иң ябык яки иң таза буласызмы, бик бай яки картон тартмада яшәп ятасызмы, гаилә корып бәхетле булсызмы яки ялгыз гына да бәхетле яшисезме – барыбер нәфрәт булачак. Сез беркайчан да һәркемгә ошап бетә алмыйсыз.  Моны аңларга һәм кабул итәргә кирәк.  Сезнең турында барыбер сөйлиячәкләр, - дигән ул.

Фото: социаль челтәрләр

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading