16+

Роспотребнадзор «Лобио» салатында А тибындагы иң куркыныч ботулотоксинны тапкан

Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәге уздырган беренче тикшеренүләрнең нәтиҗәләре сөендерерлек түгел.

Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәге уздырган беренче тикшеренүләрнең нәтиҗәләре сөендерерлек түгел.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе "Лобио" салатында А тибындагы иң куркыныч ботулотоксинны тапкан. Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәге уздырган беренче тикшеренүләрнең нәтиҗәләре сөендерерлек түгел.
Зыян күрүчеләрдән алынган 20 пробада һәм сатып алынган һәм складларда сакланган салатларның 71 пробасында, биш кешедә А тибындагы ботулотоксин табылган.
Ун пациент пробасы ботулизмны күзәтү буенча референс-үзәккә җибәрелгән, ә биш проба буенча тикшерү әле дәвам итә. Шулай ук зыян күрүчедән алынган кызыл фасольле салатның бер пробасында А ботулотоксин табылган.  Референс-үзәккә складлардан тагын 60 салат пробасы юлланган, нәтиҗәләр әлегә билгесез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading