16+

Айфон кемгә эләгер, яки Казан чемпионнарына нинди бүләкләр каралган?

Иртәгә Казанда көрәш буенча башкалага беренчелеге узачак.

Иртәгә Казанда көрәш буенча башкалага беренчелеге узачак.

Иртәгә ир-егетләр арасында "Ак бүре" спорткомплексында көрәш буенча Казаш шәһәре Кубогына башкала беренчелеге үтәчәк. Бу минутларда бәйгедә катнашу өчен үлчәнү процессы бара, әлегә 70тән артык көрәшче теркәлгән. Эш вакыты булуын исәпкә алып, оештыручылар үлчәнүне иртәгә иртән дә үткәрәчәк. Ярышларда Татарстан чемпионатында һәм Муса Җәлил турнирында Казан командалары өчен чыгыш ясаган көрәшчеләр, Казан пропискасы булган көрәшчеләр һәм Казанда белем алучы студентлар бил алышачак. Баш хөкемдар - Расих Габдрахманов үзе.

Безгә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, үз үлчәүләрендә җиңү яулаган көрәшчеләр акчалата бүләк, диплом һәм Кубокка ия булачак. Ярышлар тәмамлангач исә бөтен чемпионнар арасында җирәбә юлы белән айфон уйнатылачак. Ярышлар иртәнге сәгать 9да башлана, килми калмагыз.

26-27 апрельдә "Ракета" спорт залында Казандагы югары уку йортлары студентлары арасында бәйге узачак. ә 18-19 май көннәренә ике яшь категориясендә яшьләр арасындагы Казан беренчелеген үтәр дип планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading