16+

«Ак Барс» җанатары матч вакытында миллион сум акча откан

«Ак Барс» - «Северсталь» матчы тамашачылары, казанлыларның җиңүеннән тыш (2:1), тагын яңа ел могҗизасына шаһит булды.

«Ак Барс» - «Северсталь» матчы тамашачылары, казанлыларның җиңүеннән тыш (2:1), тагын яңа ел могҗизасына шаһит булды.

Һәр матчның тәнәфесендә гадәттәгечә Казан банкларының берсе бәйге уздыра. Бөтен мәйданчык аша капкага эләгергә кирәк (аңа алка гына керә ала). Төп бүләк - 1 миллион сум акча. Һәм Рушан исемле җанатар моңа ирешә! Әлеге бәхетле мизгелдән соң ир бозга яткан һәм истәлеккә дип шайбаны үзенә алган. Рушан Чистай шәһәрендә яши, ул блогер "ут хатын" Гүзәл Хөснетдинованың тормыш иптәше. 

Шундый зур отыш соңгы тапкыр 2018-нче елда булган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, матч «Ак Барс» ның җиңүе белән тәмамланган (2:1 ОТ.)
Счастливчик попал в маленькую щель броском через всю площадку.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading