16+

«Ак Барс» белән – 500 җиңү

Зиннәтулла Билалетдинов кабат юбиляр, бу юлы ул «Ак Барс» клубының өлкән тренеры буларак 500нче җиңүен билгеләп үтте. Билалетдинов Казан клубын 2004-2011 елларда һәм 2014 елдан алып бүгенгәчә җитәкли.

Аның тренер карьерасында Мәскәү «Динамо»сы, Швейцариянең – «Лугано», АКШның «Виннипег Джетс» командалары бар. 2004, 2011-2014 елларда ул Россия җыелма командасының өлкән тренеры булды.

Аның җитәкчелегендә «Ак Барс» клубы Россия чемпионы, Европа чемпионнары кубогы, өч тапкыр Гагарин кубогы иясен алуга иреште. Олег Знарок белән беррәттән, Зиннәтулла Билалетдинов – өч тапкыр КХЛ трофеена ия булган тренер. Знароктан аермалы буларак, ул аларның барысын да бер генә команда белән алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading