«Ак Барс» - «Авангард» плей-офф сериясе Казан командасы җиңүе белән тәмамланды.
«Ак Барс» Гагарин кубогы өчен көрәшнең финалына чыкты.
Казанның «Ак Барс» һәм Омск шәһәренең «Авангард» командалары Гагарин кубогы өчен көрәшнең финалына чыгарга көч сынашты. Финалга дүрт җиңү яулаган команда чыгарга тиеш иде. «Авангард» бер җиңү яулый алды, ә «Ак Барс» бүген дүртенче уенда отты. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.
«Ак Барс» Гагарин кубогы өчен көрәшнең соңгы этабына үтәр өчен «Нефтехимик», «Адмирал» һәм «Авангард»ны дүртәр уенда җиңде. Казан командасының киләсе көндәше «СКА» – «ЦСКА» сериясендә җиңгән команда булачак.
Беренче период. Алтынчы минутта «Авангард» сакчысы Алексей Береглазов исәпне ачты (0:1). Уналтынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Омск командасы тагын бер алкага алга чыга алды, голны Рид Буше кертте (0:2).
Икенче период голларсыз үтте (0:2).
Өченче период. Егерме секунд үтүгә, «Ак Барс» сакчысы Дмитрий Юдин гол кертте (1:2). Унөченче минутта Казан командасының тагын бер сакчысы Кирилл Адамчук исәпне тигезләштерде (2:2).
Унҗиденче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафонов алканы көндәш команда капкасына керткән иде, тик видеокабатлаудан соң хөкемдарлар голны исәпләмәскә карар кылды. «Авангард» сакчысы Виктор Сведберг Илья Сафоновны капкачыга таба этеп екты, шуның белән капкачыга комачау ителде. Виктор Сведбергка уен ахырына кадәр дисциплинар штраф бирелде, чөнки ул егылган Илья Сафоновны яткан килеш кыйный башлады. Сакчы әлеге штраф белән бу матчта бозга чыгу мөмкинлеген югалтты.
Өстәмә вакытның сигезенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Вадим Шипачёв хәлиткеч алканы кертте (3:2).
Командалар составы:
«Ак Барс»
Билалов (Мифтахов);
Воронков – Сафонов – Радулов, Юдин – Войнов;
Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Адамчук – Лямкин;
Галиев – Семёнов – Панюков, Лучевников – Журавлёв;
Лукоянов – Галимов – Дыняк (Терехов) Евсеев.
«Авангард»
Демченко (Мишуров);
Якупов – Дергачёв – Телегин, Шәрипҗанов – Пайгин;
Ткачёв – Найт – Буше, Береглазов – Сведберг;
Грицюк – Броадхёрст – Толчинский, Белов – Чистяков;
Дедунов – Малыхин – Жарков.
Чыганак - "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар