16+

«Ак Барс» Габдулла Тукай сүзләре язылган формада уйнаячак

Бу сезонда «Ак Барс» хоккейчылары «Салават Юлаев»ка каршы «яшел дерби»ның барлык матчларын махсус формада үткәрәчәк.

«Ак Барс» Габдулла Тукай сүзләре язылган формада уйнаячак

Бу сезонда «Ак Барс» хоккейчылары «Салават Юлаев»ка каршы «яшел дерби»ның барлык матчларын махсус формада үткәрәчәк.

Альтернатив уен свитеры Татарстан флагы, республиканың гербына туры килгән алтын окантовка һәм «яшел дерби» логотибы белән тулыландырылган, дип җиткерделәр хоккей клубы матбугат хезмәтеннән.

Форманың якасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигыреннән «Күкрәк биреп каршы торам» сүзләренең тәрҗемәсе төшерелгән. Шулай итеп, татар телендә сөйләшмәгән җанатарлар да «яшел дерби»ны тамаша кылганда Тукай иҗаты белән таныша алачак.
− «Яшел дерби» өчен форманың дизайнны эшләгәндә, без Уфа клубы белән матчларның аерым статусын ассызыкларга теләдек, – дип сөйләгән «Ак Барс» клубының маркетинг проектларын тормышка ашыру үзәге җитәкчесе Станислав Прудников.

– Без үз республикабыз, тарихыбыз һәм мәдәниятебез белән горурланабыз һәм «Ак Барс» белән «Салават Юлаев» арасындагы көрәшнең Татарстан халкы өчен мәдәни кодка әверелүенә шатланабыз.
Исегезгә төшерәбез: 19 октябрьдә сезонның беренче “яшел дерби”е уза – Уфада “Салават Юлаев” белән “Ак Барс” командалары очраша. Уен Мәскәү вакыты белән 14 сәгать 30 минутта башлана.

Сезонда даими чемпионат вакытында командалар үзара барлыгы алты уен уздырачак. «Ак Барс»ка каршы матчларда «Яшел дерби» формасын «Салават Юлаев» та кулланачак.
Сүз уңаеннан, кичә “Ак Барс” үз бозында “Йокерит” командасын отып (4:3) Көнчыгыш конференциядә лидерлык позициясен ныгытты.

Фото: ak-bars.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading