16+

“Ак Барс” җиңелде, “Рубин” очко белән кайта

Казан командалары бүген җитди көндәшләренә каршы уйнады.

Казан командалары бүген җитди көндәшләренә каршы уйнады.

КХЛда даими чемпионатның чираттагы уенында бүген “Ак Барс” Уфада “Салават Юлаев” командасына оттырды. Сезонның беренче “яшел дерби”е боз хуҗалары файдасына 3:1 исәбенә төгәлләнде. “Ак Барс”тан бердәнбер алканы Альберт Яруллин кертте.

Футбол буенча Россия чемпионатының 13нче турында “Рубин” командасы “Спартак”ка каршы тора алды. Ике команданың да гол кертү мөмкинлекләре булган уен тигез исәпкә төгәлләнде – 0:0. Ике команданың да әлеге уеннан соң 15әр очкосы булды һәм алар турнир таблицасының уртасына урнашты.

Сүз уңаеннан, “Спартак” футбол командасын бүген яңа баш тренер Доменико Тедеско җитәкчелегендә беренче матчын уздырды. Немец тренеры моңа кадәр “Шальке 04” командасында эшләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading