16+

"Ак Барс" - "Салават Юлаев" матчы алдыннан "Хатлар йорты" открыткаларының яңа коллекциясен тәкъдир итәчәк

Открыткаларның яңа сериясендә  "ышаныч" сүзе язылган хоккей экипировкасындагы ТР президенты белән булган открытка бөтен кешенең игьтибарын җәлеп итәчәк, ди оештыручылар.

“Хатлар йорты” оешмасы татар открыткаларының яңа коллекциясен игълан итте. 

Открыткаларның яңа коллекциясен тәкъдир итү «Ак Барс» - «Салават Юлаев» матчы алдыннан Татнефть Аренаның подтрибуналы бинасында узачак. Билгеләп үтелгәнчә, ул юмор белән үрелгән стенд-ап форматында әзерләнәчәк. Шулай ук «Командага языгыз» акциясен үткәрү планлаштырыла.

Проект сайтында хәбәр ителгәнчә, плей-офф стартының һәркайсына сигезәр тапкыр ике сериядән торган открытка әзерләнгән. Аларда ике концепция чагылыш тапкан - беренчесе җанатарлар арасында "эчке юморга" багышланган, ә икенчесендә ир-ат хоккееның һәм клубның асылы "көчле фотосурәтләр һәм куәтле татар сүзләре" аша чагылдырылган.
Икенче сериядә  "ышаныч" сүзе язылган хоккей экипировкасындагы ТР президенты белән булган открытка тәкьдир итү каралган. 

Фотолар: https://www.hatlar.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading