16+

“Ак Барс” – “Салават Юлаев” матчы тамашачыларсыз узачак

Татарстанда коронавирус үтеп керү куркынычы булганлыктан санитар-эпидемиологик режим кертелде.

“Ак Барс” – “Салават Юлаев” матчы тамашачыларсыз узачак

Татарстанда коронавирус үтеп керү куркынычы булганлыктан санитар-эпидемиологик режим кертелде.

Үз тамашачыларының сәламәтлеген һәм иминлеген кайгыртып, “Ак Барс” хоккей клубы “Салават Юлаев”ка каршы КХЛның Көнчыгыш конференциядәге ярымфинал уеннарын тамашачыларсыз уздырырга карар кылган. Татарстан территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим керелү сәбәпле клуб әлеге адымга барды, дип рәсми белдерү белән чыкты “Ак Барс”ның матбугат хезмәте.

Шундый ук чикләүләр Югары һәм Яшьләр хоккей лигасында плей-офф матларын уздыручы “Барс” белән “Ирбис” командалары уеннарына да кертелә.

Ишеткән булсагыз, “Ак Барс” һәм “Салават Юлаев” командалары Казанның “Татнефть Арена” боз сараенда 18, 20 март көннәрендә очраша. Матчка билет алган җанатарлар үз акчасын «Татнефть Арена» кассасында кире кайтара ала. Сезонлы абонемент хуҗаларына яңа сезонда өстәмә ташлама биреләчәк, дип ышандыра хоккей клубы.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы тарафыннан 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертү турында карар әзерләнде.

Фото: ak-bars.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading