16+

«Ак Барс» язны көтә

12 ноябрьдә КХЛда, кыска вакытлы тәнәфестән соң, даими чемпионат уеннары җанланып китте. «ШК»ның әлеге саны басмага тапшырылганда, «Ак Барс» хоккейчылары үз бозында «Авангард» белән уенны башлады. Нәтиҗәсеннән бигрәк, командадагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә әлеге уенга карата да игътибар зурдан иде.

12 ноябрьдә КХЛда, кыска вакытлы тәнәфестән соң, даими чемпионат уеннары җанланып китте. «ШК»ның әлеге саны басмага тапшырылганда, «Ак Барс» хоккейчылары үз бозында «Авангард» белән уенны башлады. Нәтиҗәсеннән бигрәк, командадагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә әлеге уенга карата да игътибар зурдан иде.

Барысы да составтагы үзгәрешләргә бәйле. Узган атнада «Ак Барс» СКА һәм «Спартак» клублары белән алыш-биреш ясады: Санкт-Петербургтан – сакчы Роман Рукавишников, һөҗүмче Виктор Тихонов, Мәскәүдән һөҗүмче Вячеслав Лещенко Казан командасына күченде. Сакчылар Игорь Ожиганов – СКАга, Дамир Мусин «Спартак»ка китте.

– Ожигановны алмаштыру – Дмитрий Квартальнов теләге. Дамир Мусинны алмашуга килгәндә, без составка эләгә алмаган сакчы урынына КХЛ һөҗүмчесе белән тулыландык, – дигән клубның генераль менеджеры Рафик Якупов бу уңайдан.

Яңа уенчылар хакында сорау 11 ноябрьдә «Татнефть Арена»да узган ачык күнегүләр вакытында баш тренер Дмитрий Квартальновка да бирелде.

– Вакыт күрсәтер. Әле берни әйтеп булмый, – диде остаз.  – Көчәйдек кебек – егетләр яхшы гына кушылды, бар да план буенча бара.
– Ожигановны башка уенчыга алмаштыру турында ни әйтерсез?
– Һәр алмашу, әлбәттә, минем белән килештерелде. Нинди сорау булырга мөмкин? Шундый карар кабул ителде. Безгә сакта кала белгән сакчы кирәк иде: Рукавишников күплектә дә уйный алачак. Тихонов исә – яхшы һөҗүмче. Безнең бу алмашулар белән команда олыгая төште. Бу планда, минемчә, без уңышлы эшләдек. Утырып киңәшәбез, аралашабыз һәм язга карап карарлар кабул итәбез.

...Сүз уңаеннан, «Ак Барс»та эшләп киткән Финляндия белгече Ари Мойсанен «Трактор»да капкачылар тренеры булып билгеләнде. Ул бу язда «Ак Барс»ка әйләнеп кайтып, октябрьдә Казаннан киткән иде. Ул вакытта аны Квартальнов белән килешә алмаган, дисәләр дә, клуб тренерның «Ак Барс»тан китүен гаилә хәле белән бәйләп аңлатты. «Трактор»да тренерлар штабы да алышынды: баш тренер вазифасына Петерис Скудра урынына кече-Владимир Юрзинов билгеләнде. Скудра артыннан тренерлар Андрей Царев белән Александр Завьялов та китеп барды. Соңгылары узган сезонда «Ак Барс»та Билалетдиновның ярдәмчеләре иде.

Ари Мойсанен димәктән, капкачы Эмиль Гариповның тәҗрибәсе артуында аның өлеше зур булды, ди хоккей белгечләре. Казанда быел уенга чыкканы булмаган Эмиль генә «Трактор»га китә күрмәсен. Ә бүген – 14 ноябрьдә «Ак Барс» үз бозында нәкъ менә «Трактор» белән уйный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading