16+

"Ак Барс"ның элеккеге уенчысы үз-үзенә кул салган?

Бүген заманында Казанның "Ак Барс" хоккей командасында уйнаган Владимир Цыплаковны соңгы юлга озаталар. Хоккейчы үз-үзенә кул салган дигән сүзләр дә йөри.

Бүген заманында Казанның "Ак Барс" хоккей командасында уйнаган Владимир Цыплаковны соңгы юлга озаталар. Хоккейчы үз-үзенә кул салган дигән сүзләр дә йөри.

50 яшьлек Владимир Цыплаков 2001-2004 елларда "Ак Барс" составында уйнап, көндәшләре капкасына 45 алка кертеп, 34 тапкыр иптәшләренә гол кертергә булышкан иде. Казанлылар белән берлектә ул көмеш һәм бронза медальләргә ия булды. Белоруссия җыелма командасы составында ике тапкыр Олимпия уеннарында катнашу хокукына да, алты тапкыр дөнья чемпионатларында уйнау мөмкинлегенә дә ия булды.

Бүген аны Минск шәһәрендә күмәләр. Рәсми мәгълүматлар хәбәр иткәнчә, Цыплаков Белоруссия җыелма командасының тагын бер элеккеге уенчысы (ә бәлки иң танылганыдыр да) Руслан Салей янәшәсендә җирләячәкләр. Соңгысы Ярославльнең "Локомотив" командасы белән берлектә авиаһәлакәттә һәлак булган иде.

Цыплаковның үлеменә нинди сәбәпләр китерелә соң? Баштарак аны авырган икән дигән сүзләр йөрде. Тагын бер версия буенча элеккеге хоккейчы үз-үзенә кул салган. Янәсе, соңгы ике ел дәвамында ул үзенә эш таба алмыйча интеккән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading