16+

«Ак Барс»ны Квартальнов җитәкләргә тиеш

Зиннәтулла Билалетдинов «Ак Барс» командасының баш тренер вазифасыннан киткәннән соң, җанатарларны аның урынына кем булыр ­дигән сорау борчый.

Зиннәтулла Билалетдинов «Ак Барс» командасының баш тренер вазифасыннан киткәннән соң, җанатарларны аның урынына кем булыр ­дигән сорау борчый.

Ни дисәң дә, озак еллар буена Зиннәтулла Хәйдәр улына барыбыз да ияләнеп беткән идек, аның җитәкчелегендә ничаклы җиңүләргә ирешелде, «Ак Барс»ның даны бөтен дөньяга яңгырады. Мондый белгечне кем алыштыра алачак, Казан клубының киләчәге нинди булачак – әлегә хәтле бу сорау күпләрне борчыды. Вячеслав Быков, Дмитрий Квартальнов исемнәре дә, башка белгечләр дә аталды. Инде менә күптән түгел Казан клубын Квартальнов җитәкләргә тиеш дигән хәбәр ишетелде. Быелгы сезонда Ярославльнең «Локомотив» хоккей командасының баш тренеры булган Дмитрий Квартальновның хәзерге клуб белән килешүе 30 апрельдә тәмамлана, шуннан соң без аның Казанга килү-килмәвен төгәл белә алачакбыз.

Хоккейчы юлын Воскресенскида башлаган, Европа һәм Дөнья чемпионы булган Дмитрий Квартальнов 2000-2004 елларда «Ак Барс» төсләрен яклады, уенчы ­карьерасын тәмамлагач «Сибирь», «Северсталь», «ЦСКА», «Локомотив» командаларын җитәкләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading