Татарстан премьер-министры Илдар Халиков бу кисәтүне Республиканың сатып алулар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында ясады. Республиканың юстиция министры Лариса Глухова да законнарның катгый үтәлергә тиешлеген искәртте.
Бөтенроссия халык фронтының Татарстан төбәк бүлеге штабы рәистәше Игорь Бикеев үзенең чыгышында республикада узган ел дәүләт заказларына бәйле 100 шикле очрак ачыкланганлыгын әйтеп үтте.
- Россия Президенты Владимир Путин дәүләт заказлары буенча эшчәнлектә законнарны бозмаска чакырды. Бөтенроссия халык фронты да дәүләт заказларының дөрес башкарылуын күзәтчелектә тота. Татарстанда кайбер җитәкчеләр чамадан тыш кыйммәтле җиһазлар сатып алалар. Мәсәлән, иске «Тойота» автомобилен сатып алуга дүрт миллион сум күчерелгән. Әлеге машинаның яңасы да биш миллион сумнан аз гына кыйммәтрәк. Балалар бакчасы өчен сатып алу заказында кисель бәясе бер мең сум итеп куелган, ә чынлыктагы бәясе бик күпкә арзан, - диде Игорь Бикеев. - «Казан» гаилә үзәге территориясен төзекләндерүдә дә чыгымнар нормадан артып киткән.
Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сөйләгәнчә, Казан шәһәре социаль тукландыру департаменты белән дәүләт заказы нигезендә эшчәнлек районга бер ел эчендә бер миллион сумнан артык экономия ясаган.
- Ун балалар бакчасына ризык Казаннан үзәкләштерелгән тәртиптә китерелә. Меню ун көн саен яңартыла, чисталык тәэмин ителгән. Районыбыздагы мәктәпләрдә дә тукландыруны Казан шәһәре социаль тукландыру департаменты аша оештырырга ниятлибез, - диде Рөстәм Кәлимуллин.
Республиканың сатып алулар буенча дәүләт комитеты аша узган ел 313,3 миллиард сумлык сатып алулар башкарылган.
- Татарстанда товарлар сатып алу, эшләр башкару һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсенә кагылышлы «Төбәк мәгълүмат системасы» эшли. Анда «шәхси кабинет» теркәргә була, сатып алулар турында белешмәләр белән танышып торырга уңайлы ул. Россиядә беренче булып, республикада 2016 елда сатып алуларда электрон документ әйләнеше алымы гамәлгә куелды, - дип әйтеп үтте үзенең докладында Республика сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Ольга Редько.
Премьер-министр Илдар Халиков комитетның узган елдагы эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
Комментарийлар