«Анда чын фашизм хөкем сөрә. Безнең күз алдыбызда, бала артына яшеренеп, ВСУ солдатларының берсе кача башлады. Йорт артына йөгереп керде дә, кызчыкны атып үтерде. Балага 4 яшь иде», - дип искә ала Шамил.
Йөрәк өзгеч мондый авыр хатирәләрне Шамил онытырга тырыша. Кайда яралануын да хәтерләми. Янәшәдә генә танк снаряды шартлаган икән. Яу кырыннан аны аңсыз килеш алып чыкканнар.
"Контузияләде. Шунысын гына хәтерлим, миномет уты астында егетләр мине алып чыкты. Безнең өстебезгә минометлардан ут ачтылар. Луганск Халык Республикасы егетләре мине сугыш кырыннан чыгарды. Госпитальдә генә аңыма килдем", - дип сөйли ир.
Аннары озак дәвалану үткән, күзенә операция ясалган, өенә ял итәргә кайткан һәм кире яу кырына... Шул көннәрдә Шамил яңадан фронтка китәчәк. Без анда кирәк, ди ир.
«Җирле халык безгә яхшы мөнәсәбәттә, кочаклыйлар. Колонна барганда, догалар укып калалар. Кемдер кибетләрдән азык - төлек сатып алып, безгә тапшыра», - ди Шамил.
Батыр ирне туган ягында гаиләсе сагынып көтә. «Кире исән кайтачакмын»,- дип сүз биргән ул аларга.
«Иң мөһим ярдәм - туганнарыбыз еламасын иде", - ди Түбән Кама егете.
Комментарийлар