16+

Аккош агуланып үлгән

Казанның Кабан күлендә яшәгән аккош билгесез матдә белән агуланып үлгән.

Казанның Кабан күлендә яшәгән аккош билгесез матдә белән агуланып үлгән.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе директорының ветеринария мәсьәләләре буенча урынбасары Айдар Садриев хәбәр иткән.

Лабораториядә аккошны өч юнәлеш буенча тикшергәннәр.
– Барыннан да элек кош гриппы булу-булмавын тикшерергә кирәк иде, чөнки Татарстанда һәм күрше субъектларда кош гриппы таралды. Аккошның кош гриппыннан үлмәве ачыкланды, – дигән Айдар Садриев.

Кошта сальмонеллез булуы ачыкланган. Әмма кагыйдә буларак, суда йөзә торган кыргый кошлар ул авыруны таратучылар булып санала, шуңа күрә ул аккошның үлеменә китерергә мөмкин түгел дип саный лаборатория вәкиле.
Аккошның ашказаны буш, ә бавыры һәм бөерләре зурайган булуы ачыкланган.
– Бу – агулану билгеләре. Ул азыктан баш тарткан, димәк, билгесез матдә белән агуланган. Нәрсә белән агулануын әйтә алмыйбыз, – диде ул.
Исегезгә төшерәбез: Кабан күлендә яшәгән аккош 31 июльдә үлгән иде. Ул вакытта кошның үлү сәбәбен тикшерергә алып киткәннәр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading