16+

Аккош күле үзгәрәчәк

«Аккош» күле - элек-электән халыкның яраткан ял итү урыны.

«Аккош» күле - элек-электән халыкның яраткан ял итү урыны.

Киров һәм Мәскәү районы хакимияте хезмәткәрләре әйтүенчә, ел саен әлеге урында 300 меңләп кеше була икән. Аккош күленең популярлыгын күздә тотып, җитәкчеләр аны төзекләндерү турында уйлый башлаганнар. Ярым кыргый комлык, чишенеп, киенү урыннары булмау, эскәмия­ләр юклыгы... Бу проблемалар тиздән хәл ителер, мөгаен. Шул ук вакытта Аккош күленең бер өлеше аеруча нык саклана торган табигый объект икәнен дә онытмаска кирәк. Шуңа да, табигатьне саклау, халыкның ялын оештыру максатыннан, күл территориясен зоналарга бүләргә ниятлиләр. Нәтиҗәдә, биредә эшмәкәрләргә табигатькә зыян китерми генә үз бизнесын җәелдерү, халыкка ял итү өчен уңайлы шартлар тудыру мөмкин булачак. Кайберәүләр монда элегрәк тә үзләрен сынарга өлгергән инде. Эшмәкәр Тимур Кормушкин Аккош күлендә эстремаль спорт төре - вейкбординг белән шөгыльләнү хезмәте тәкъдим иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading