Салкыннар һәм кыраулар башлану белән, Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына республика күлләрендәге аккошлар язмышы өчен борчылган кешеләрдән мөрәҗәгатьләр килә, дип хәбәр итә комитетның матбугат үзәге.
Шуңа бәйле рәвештә алар гражданнарны борчыган сорауларга җаваплар әзерләгән.
Аккошлар нигә очып китмиләр? Бу кышның елдан-ел җылына баруы, сулыкларның туңмавы аркасында аккошларның даими рәвештә азык таба алуына бәйле. Моннан тыш, аларны даими рәвештә кешеләр дә ашата. Кошлар кешегә ияләшә һәм шәһәр күлләрендәге «ризыклы урыннарыннан» бөтенләй аерылырга теләмиләр.
Ә алар туңса? Май запаслары – табигый җылыткыч, ул каурыйлыларга түбән температураларны кичерергә һәм салкын суда йөзәргә ярдәм итә. Салкыннар башланганда кош бөтен көчен энергияне һәм җылылыкны саклауга сарыф итә. Ул ярдан ераграк боз өстендә куркынычсыз урын сайлый һәм шунда ял итә.
Кошларга ярдәм кирәкме-юкмы икәнен ничек билгеләргә? Әгәр дә аларның җәрәхәтләнү билгеләре күренеп торса, яки кош боз өстендә ятса, һәм аның каурые бозлы элпә белән капланган булса, аларга ярдәм кирәк дигән сүз. Башка барлык очракларда да кош кеше ярдәменә мохтаҗ түгел!
Комментарийлар