Камыр ризыклары пешерергә өйрәнергә теләүчеләр өчен мастер-класслар оештыра. Киңәшләр сорап язучылар да күп.
“Камыр ашлары пешерергә өйрәтүче булмады мине. 13 яшемдә әнисез калдым. Абыем белән әтиемә, өй җылысы бирергә, таба исе чыгарырга теләптер инде, камыр ризыклары пешерә идем. Ул вакытта газ мичләре юк әле. Утын яга торган зур ак мич тора өйдә. Күршеләр пешергән ризыкларны күреп, тиз-тиз өйгә кайта идем дә камыр куеп җибәрә идем. Әти белән абый камырың бигрәк уңган, ничек шулай тәмле килеп чыга дип исләре китә иде. Аллаһы Тәгалә булышкан инде миңа. Ул биргән сәләт”, – дип сөйли бүген инде заказга пирог һәм башка тәм-томнар пешерүче Ләйлә Закирова.
Ләйлә тумышы белән Теләче районының Сауыш авылыннан. Ире Радик һәм өч кызы белән Кукмара бистәсендә яши. Олы кызы Гөлназның үз матурлык салоны бар. Икенче кызы Азалия колледжда укый. Төпчекләре Айлинга әле 2 генә яшь.
– Ирем дә, кызларым да ярдәм итәләр. Алар булышмаса, заказларны эшләп өлгерә алмас идем. Үзебез өчен генә пешергәндә дә, кызларыма эндәшәм, янымда карап торыгыз, дим. Күреп, өйрәнеп үссеннәр. Эшләгәннәре минем өчен булса, өйрәнгәне үзләре өчен. Дәү әнием гел шулай әйтә иде. Гомерлек тормыш дәресе булган бит ул. Аны тормыш итә башлагач кына аңлыйсың. Әтигә абыем белән мине ялгызы гына аякка бастыру ничек авыр булганын да хәзер генә төшенәм. Без аңа бик рәхмәтле. Кызганыч, хәзер ул да юк арабызда, – ди Ләйлә.
Хатын-кызлар өчен иң кирәкле һөнәрне үзләштергән ул – пешекчегә укыган. Бер ара үзенең цехын да ачкан булган. Анда пешергән пирогларны үзләренең кибетләрендә саткан. Тәҗрибәм җитеп бетмәгәндер, ул эшне озак алып барып булмады, дип искә ала әңгәмәдәшем.
Өченче кызы белән декрет ялына чыккач, өйдә генә пешерә башлый. Клиентларны кабат җыясы була дип борчылуы юкка гына була. Берничә тапкыр үзе пешергән пирогларны социаль челтәргә куйгач, шунда ук заказлар килә башлый.
Ләйләнең камыр ризыклары бизәлеше белән дә аерылып тора. Башкаларны кабатларга яратмыйм, рецептларын да үзем булдырам, ди ул. Ләйләнең үз рецепты белән эшләнгән чәк-чәкне дә тиз үз иткәннәр. Аны ерактан ук кайтып алырга да иренмиләр, ди үзе. Шулай ук туйларга казлар да пешереп бирә.
Камыр уңу серләре белән дә кызыксынмый калмадык.
– Ризыкны рецептта ничек кушылган, шулай эшләргә кирәк. Сыер мае диелгән икән, маргарин кулланмаска. Сөтне дә суга алыштырасы түгел. Өч йомырка кушылган булса, шуның кадәр саласы. Акча янга калыр дип арзанлы продуктлар кулланырга кирәкми. Иң мөһиме – ризыкны бисмилла әйтеп, бөтен күңелеңне биреп эшләү, – ди аш-су остасы.
Үзенең беренче тәҗрибәсен дә көлеп искә алды ул. Берәү итле бәлеш пешерергә сорагач, ризалашкан. Әмма аңа кадәр аны заказга пешергәне булмаган.
– Гадәттә андый бәлеш йә тишелә, йә бәрәңгесе пешеп җитмәгән була яки башка берәр нәрсәсе җитешеп бетми дигәндәй. Заказны алдым алуын, әмма бик борчылдым. Гомергә онытасым юк. Хәзер дә бәлеш дигәч йөрәкләр сикерә. Әмма, үземнең дә гаҗәпләнүемә каршы, ул бәлеш бик тәмле килеп чыккан иде. Тишелмәде дә. Заказчы үзе бик тәмле иде дип хәзер дә искә ала. Ә мин беренче тапкыр пешерүем иде дип әйтмим, – дип көлә Ләйлә.
Хәзер инде ул бик оста пешекче. Камыр ризыклары пешерергә өйрәнергә теләүчеләр өчен мастер-класслар оештыра. Киңәшләр сорап язучылар да күп, булдыра алганча булышам, ди ул.
Ләйләдән каз пешерү рецепты
4 кг казны пешерү өчен 3 алма, 3 әфлисун, 150 гр кара җимеш, маринад ясарга 1 уртача сарымсак, 1 бал кашыгы аджика, 2 аш кашыгы сыек май, берничә төрле борыч кирәк була.
Казны бер көн суда тотарга. Бер чиләк сап-салкын суга бер килограмм эре тоз салабыз да казны шул суга салып куябыз. Икенче көнне казны алып корытабыз. Маринад әзерләп, шуны казның эченә дә, тышына да сыларга да пакет белән төреп, бер тәүлеккә суыкка куеп торасы. Пешерер алдыннан газ мичен 200 градуска кадәр җылытабыз. Алма белән әфлисунны дүрткә бүләсе дә аларны һәм кара җимешне каз эченә тутырып, сак кына тегеп куябыз. Казның өстенә дә телемләп туралган әфлисун тезеп, җиңсәгә (рукавка) тыгып, газ миченә куябыз. Сәгать ярымнан соң пакетыннан чыгарып, әфлисун кисәкләрен алып, фольга куелган башка бер табага икенче ягы белән салып, ярты сәгатькә газ миченә куябыз. Өстенә фольга куярга онытмагыз. Аннары фолгасын алып, табага чыккан маен өстенә сипкәләп, тагын ярты сәгать өсте кызарганчы пешерәбез.
Комментарийлар