16+

АКШ экспертлары иң куркыныч смартфоннар исемлеген төзегән

АКШның элемтә буенча федераль агентлыгы аналитиклары дөньядагы иң куркыныч смартфоннар исемлеген төзегән, дип яза «Татар-информ», «Известия» газетасына сылтама белән.

Исемлекне төзегәндә, гаджетның кешегә зарарлы йогынтысын күрсәтә торган SAR-нурланыш дәрәҗәсе исәпкә алынган. Нәтиҗәдә Google Pixel 3 XL смартфоны иң куркынычы булып чыккан. «Федераль яңалыклар агентлыгы» хәбәр иткәнчә, әлеге модельнең максималь нурланыш күрсәткече – 1,52 Вт/кг, кешенең тәне һәм башы өчен 1,35 Вт/кг тәшкил итә. Икенче урында – Google Pixel 3 смартфоны. Аның күрсәткече – 1,34 Вт/кг. One Plus, LG V40, iPhone XS Max һәм XS смартфоннары да иң куркыныч гаджетлар арасына кергән.

Сүз уңаеннан: 31 декабрьдә Американың Огайо штатында яшәүче бер ир-атның чалбар кесәсендә iPhone XS Max смартфоны яна башлаган. Ул Apple компаниясен судка бирергә ниятли.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading